420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев дәүләтне туган телне саклаучы чара дип саный. Бу фикерен ул бүген “Татар-информ” хәбәрчесенә Габдулла Тукай музеенда Халыкара туган тел көненә багышланган "И, туган тел" дип аталган әдәби-музыкаль кичә вакытында әйтте.
“Туган телне саклау чарасы ул – дәүләт. Бу - бер. Икенчесе - гаиләдә ата-ана, әби-бабай үзләренең балалары белән, оныклары белән татар телендә аралашырга тиеш. Шул ике төп нәрсә - гаилә һәм мәктәп. Мәктәп инде дәүләтнеке. Менә шушы ике нәрсәне без туган телне өйрәнү өчен, туган телне мәңгеләштерү өчен файдалана алсак, тел юкка чыкмас”, - диде Разил Вәлиев.
“Мәктәп ул дәүләтнеке. Балаларга, укучыларга, студентларга туган телне өйрәнү өчен фәннәр татар телендә укытылырга тиеш”, - диде ул.
Шагыйрь үзе өчен туган телнең нәрсә аңлатканын да әйтте. "Минем өчен туган тел - һәммәсе: минем уйлый торган телем, минем фикерли торган телем, сөйләшә торган телем, аралаша торган телем, гомумән, дөньяны танып белгән телем", - ди шагыйрь.