Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадачылары 27 февральне көтә

Олимпиаданың Казанда уздырыла торган өлешендә (икенче тур) катнашучыларны билгеләү өчен, укучылар һәм студентларга 5 һәм 17 февральдә өстәмә биремнәр җибәрелгән иде

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиаданың икенче турында катнашучылар исемлеге 27 февральдә билгеле булачак. Бу хакта олимпиаданың оештыру комитеты хәбәр итә.

Олимпиаданың Казанда уздырыла торган өлешендә (икенче тур) катнашучыларны билгеләү өчен, укучылар һәм студентларга 5 һәм 17 февральдә өстәмә биремнәр җибәрелгән иде.