Казанда төрек кардәшләребезнең халыкара хәйрия күргәзмә-ярминкәсе эшли башлады

Анда декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрен – тастымаллар, урын-җир әйберләре, эскәтерләр, тәм-том, бижутерия – сатып алырга мөмкин

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Бүген Казанда Халыклар дуслыгы йортында төрек кардәшләребезнең чираттагы халыкара хәйрия күргәзмә-ярминкәсе эшли башлады. Анда декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрен – тастымаллар, урын-җир әйберләре, эскәтерләр, тәм-том, бижутерия – сатып алырга мөмкин. Шулай ук биредә сабын, чүпрәк курчаклар, бижутерияләр ясау, әйберләрне яңарту буенча остаханәләр эшли.

Күргәзмә-ярминкә 23 февральгә кадәр эшләчәк. Иртәнге сәгать тугыздан кичке сәгать алтыга кадәр Халыклар дуслыгы йортына рәхим итегез.