Уфадагы татар җитәкчесе – Россия ордены иясе

Башкортстандагы танылган милләттәшебез Альберт Дүсәлимов чираттагы зур бүләккә – Ярослав Мудрый исемендәге орденга лаек булды
(Уфа, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Альберт Дүсәлимов – Башкортстан татарлары арасында атаклы шәхес. Изге эшләре белән дә, үз хезмәтендәге җитәкчелек эшендә зур уңышлары белән дә даны бар Россиягә билгеле булды аның.
Чакмагыш районындагы Киндеркүл исемле татар авылында туып үскән Альберт Түрьян улы Дүсәлимов үз язмышын үзе язучы, тырыш һәм тәвәккәл шәхес. Кечкенә бер авылдан чыккан егет тормышның аскы баскычларыннан югарыга нәкъ менә үзенең үҗәтлеге һәм максатчанлыгы белән үрләде.
Хәрби хезмәттән соң махсус белем алып почта элемтәсе өлкәсендә эшли башлаган А. Дүсәлимов шушы һөнәренә гомере буе тугры калды һәм гади хезмәткәрдән Башкортстан почта элемтәсенең генераль директоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Альберт әфәнде җитәкләгән еллар эчендә Башкортстан почтасы Россиядә иң алдынгылар сафына чыкты һәм ел саен күрсәткечләрен яхшырта барып, төрле бәйгеләрдә зур җиңүләр яулады.
Бүгенге көндә Альберт Түрьян улы тагын да югарырак вазыйфага үрләтелде. “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директорының Идел буе федераль округындагы төбәк киңәшчесе булып эшли ул.
Үзенең моңа кадәр дә яулаган югары исемнәре һәм бүләкләре янына үз исәбенә тагын берне язды А. Дүсәлимов. Ярослав Мудрый исемендәге “Намус, акыл, дан” ордены тапшырылды аңа Мәскәүдә. Әлеге бүләкнең беренчесе космонавт Валентина Терешковага бирелгән булган. 71 нче орденга Альберт Дүсәлимов лаек булды. Бу бүләк үзләренең һөнәри, хәйрия һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән җәмгыятькә зур файда китергән шәхесләргә бирелә.
Альберт Түрьян улы Чакмагыш районында, үзенең туган авылы Киндеркүлдә быел август аенда бик матур мәчет тә төзетеп бетте. Моның өчен аңа авылдашлары аеруча рәхмәтле булды.