Татарстан җирле үзидарә башлыклары Мәскәү татарлары тормышы белән танышкан

Кунаклар өчен Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә экскурсия оештырылган.
(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанның Лениногорск, Ютазы, Бөгелмә, Сарман, Мөслим авыллары җитәкчеләре республиканың Россиядә Тулы вәкаләтле вәкиллегендә кунакта булган. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
Җирлек башлыклары Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Россия Федерациясендә республиканың Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашкан. 
 
Ул аларны Мәскәүдә яшәүче татарларны берләштерү өчен эшләнгән эшләр белән таныштырган. Вәкиллектә һөнәри кызыксынулар буенча клуб, яшьләр шурасы оештырылуын әйткән. Татар мәдәнияте көннәре, фестивальләр, "Мәскәү-Татарстан күпере" яшьләр форумы һ.б. чаралар хакында сөйләгән. 
 
Равил Әхмәтшин билеләп узганча, вәкиллек ярдәме белән танылган якташлар хакында фильмнар төшерелә. Кунаклар шундый кинотасмаларның берсе - "Ибрагим Аганин. Война за линией фронта" өзеген карый алган. 
 
Җирлек башлыклары соңрак Россия Дәүләт Думасы депутатлары Равил Хөснуллин һәм Ринат Хәйров белән очрашып, Дума эшчәнлеге белән танышкан. 
 
Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә алар өчен экскурсия оештырылган.