Төмәндә узган «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Бөтендөнья татар конгрессының махсус призы Төмән өлкәсеннән Алсу Яхинага, Омск өлкәсеннән Ранис Галләмовка тапшырылган.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). Кичә Төмән шәһәрендә "Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Бәйгенең финал өлешендә  "Себернең Алтын капкасы" концерт-бию залында алты кыз һәм алты егет көч сынашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, "Себер йолдызы — 2018" исеменә Алсу Кабурова, "Татар егете — 2018" исеменә Альфред Бузаев лаек дип табылды. Бөтендөнья татар конгрессының махсус призы Төмән өлкәсеннән Алсу Яхинага, Омск өлкәсеннән Ранис Галләмовка тапшырылган.

«Мондый конкурсларда  телебезнең матурлыгын, гореф-гадәтләребезне, милли ашларны, кием-салымыбызны күрсәтәбез. Төп бурыч-әби-бабайларыбызның телен, гореф-гадәтләрен балаларга, оныкларыбызга тапшыру. Милли бәйгеләр Төмәндә бәйге аеруча үзенчәлекле, һәрвакыт югары дәрәҗәдә, сыйфатлы итеп уздырыла», — дигән Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев үз чыгышында.

Милли Шура рәисе бәйгене оештыручыларга, конкурс финалына җыелган кунакларга, финалда катнашучыларның әти-әниләренә рәхмәт белдергән.

Төмән өлкәсе татарлары конгрессы президенты Нурулла Саттаров бу бәйгенең быел инде 11 тапкыр үткәрелүен әйткән. Конгресс җитәкчесе бәйге алдагы күп елларда да татар халкының бердәмлеген һәм милләтнең бай мәдәниятен күрсәтә торган зур вакыйга буларак узуын теләде, диелгән әоеге хәбәрдә. 

  • «Себер йолдызы «һәм «Татар егете» ачык төбәкара конкурсы 2008 елдан бирле үткәрелә. Бәйге талантлы татар яшьләрен барларга һәм ачыкларга ярдәм итә. Һәр елны җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр тапшырыла, 2018 елда конкурсның җиңүчесе — 200 000 сум акча белән бүләкләнде.