Төмән өлкәсе губернаторы администрациясендә "Сабантуй" исемле картина эленеп тора

Бу губернаторның татар халкына карата ихтирамы һәм игътибары дип саный Вәсил Шәйхразиев.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева, Айдар Әхмәдиев). Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор администрациясендә «Сабантуй» исемле картина эленеп тора. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчеләренә Татарстан вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

“Иң мөһиме безнең татарлар өчен шул: губернатор кабинетына килгәндә, коридорда дүрт зур рәссамның эшләре эленеп тора”, - ди Васил Шәйхразиев. – “Шуларның берсе – безнең “Сабантуй” картинасы. Шундый матур итеп ясалган! Безең өчен, бер караганда, шулай ук бер игътибар да ул. Дүрт зур рәсем арасында татар халкының яраткан бәйрәме Сабантуйның булуы безнең өчен хактан да ихтирам да, горурлык та”.

Губернатор мәгълүмат хезмәте белдерүенчә, картинаның авторы – Пенза өлкәсендә туып үскән һәм Казан сәнгать училищесын тәмамлаган рәссам Виталий Шилов. Аның остазларының берсе – танылган Казан рәссамы Рәшидә Төхватуллина.

•Кичә Вәсил Шәйхразиев Төмән эләксендә эш сәфәре белән килде. Эшлекле очрашу вакытында, губернатор җирле татарларның актив булуын билгеләп үтте.