Әнвәр Әминов Татарстанда Алтай краеның вәкиле итеп билгеләнгән

Әлеге шәхес - Алтай крае татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе

 (Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Әнвәр Солтан улы Әминов, Алтай крае губернаторы Александр Карлин карары белән, Алтай краеның Татарстан Республикасындагы вәкиле итеп билгеләнгән. Ә.Әминовка шул хакта генераль ышаныч документы тапшырылган, аның буенча ул сәүдә-икътисад, фән-техника, мәдәният һ.б. өлкәләрдә крайның Татарстан белән хезмәттәшлеген кайгыртырга тиеш була.

Алтай краеның рәсми сайты шул хакта белдереп, аның Алтай краена инвестицияләр җәлеп итү, төбәкнең имиджын таныту белән шөгыльләнәчәге, край хакимиятенә Татарстанда уздырыла торган күргәзмә-ярминкәләрдә Алтай бизнесы катнашуын оештыруда, край оешмаларына Татарстан предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм шәхси эшмәкәрләре белән контрактлар төзүне оештыруда ярдәм итәргә тиешлеге турында шәрехли.

Искәртеп үтәбез: милләттәшебез Әнвәр Әминов Алтай крае татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе һәм “Алтай Татарстан” оешмасының генераль директоры булып тора.