news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалинда «Синең белән илең горурлана, бөек татар халкы» күргәзмәсе ачылачак

Өлкә китапханәсенә йөз татар китабы бүләк ителәчәк.

Сахалинда «Синең белән илең горурлана, бөек татар халкы» күргәзмәсе ачылачак
Рамил Гали/архив

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). 21 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр Сахалин өлкәсенең фәнни китапханәсендә «Синең белән илең горурлана, бөек татар халкы» дигән китап күргәзмәсе ачылачак. Ул Татарстан Республикасы оешуга йөз ел тулуга багышлана. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Сахалин өлкәсенең Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зәкия Вәлитова сөйләде.

«Сахалин өлкәсендәге Татар милли-мәдәни автономиясенең биш еллыгы уңаеннан без өлкә китапханәсенә йөз китап бүләк итәргә булдык», — диде Зәкия ханым һәм әлеге китапларның Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясеннән бирелгәнлеген әйтте.

Зәкия Вәлитова бүләкләнгән китаплар арасында дәреслекләр дә, матур әдәбият та бар дип сөйләде. «Мәсәлән, татар шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре кергән җыентыклар да урын алды. Күргәзмә узган көннәрдә Сахалин өлкәсендә яшәүчеләр өчен татар халкының бөек язучылары белән танышырга форсат туа», — диде ул.

Зәкия Вәлитова сүзләренчә, Татарстанның йөз еллыгы җирле татарлар өчен генә түгел, республикада яшәүче башка милләтләр өчен дә мөһим вакыйга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100