Пензада татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен төбәкара семинар узды

Урта Әләзән мәктәбе укытучылары кунакларга татар теле һәм әдәбияты буенча ачык дәрес, шулай ук дәрестән тыш эшчәнлек барышын да күрсәттеләр.
(Казан, 20 ноября, «Татар-информ»). 14 ноябрь көнне Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында «Татар халкының телен, мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре» дигән темага багышланган семинар узды. Семинар авылның 1нче урта гомуми белем мәктәбендә үтте. Чарада 150 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.Семинарны оештыручылар — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Пенза өлкәсе Мәгариф министрлыгы, Төбәкне үстерү институты һәм Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте.Семинарда Пенза өлкәсе Мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә һәм гомуми белем үстерү бүлеге җитәкчесе И.В.Барышкина, Төбәкне үстерү институты гуманитар мәгариф үзәге директоры Е.Б.Фирсова катнашты.Татарстаннан да зур делегация килгән иде. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Халиков, Бөтендөнья татар конгрессы милли мәгариф комитеты җитәкчесе Р.Р.Гыйльметдинов, Мәгариф һәм фән министрлыгы регионара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Г.Ф.Мусина, Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Р.Р.Шәмсетдинова, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.Урта Әләзән мәктәбе укытучылары кунакларга татар теле һәм әдәбияты буенча ачык дәрес, шулай ук дәрестән тыш эшчәнлек барышын да күрсәттеләр. Татар һәм инглиз телләренең фонетик һәм лингвистик охшашлыгы хакында сөйләделәр.Чара ахырында Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенә 400 данә китап та тапшырдылар.