Оренбург өлкәсендә «Татар кызчыгы-2019» бәйгесе башланды

3 декабрь конне М.Фәйзи исемендәге театрда «Татар кызчыгы-2019» бәйгесенең финалы узачак.
(Казан, 20 ноября, «Татар-информ»). Оренбург өлкәсендә «Татар кызчыгы-2019» бәйгесенең соңгы сынау этаплары башланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.Ел дәвамында өлкәнең һәр районында сайлау турлары узды һәм финалга чыккан 10 кызчык шәһәргә чакырылды. Алар бер-берсе белән танышты, шулай ук оештыручыларны да үзләре белән таныштырдылар. Татарча итеп токмач җәеп ,кисеп күрсәттеләр, кыстыбый пешерү ысулларын өйрәнделәр.Оренбург шәһәренең тарихын тыңлап, татар язучылары белән танышып, аларның әсәрләрен укып күрсәттеләр. Хореограф белән милли бию көйләренә дә биергә өйрәнделәр. Оештыручылар кызларга бүләккә Г.Тукай әсәрләре тупланган китаплар һәм ак алъяпкыч тапшырдылар.Хәзер аларга өйгә биремнәр бирелде. Катнашучылар финалга әзерләнергә кайтып киттеләр.3 декабрь көнне М.Фәйзи исемендәге театрда «Татар кызчыгы-2019» бәйгесенең финалы узачак.