Чистайда Габделхак хәзрәт Саматов истәлегенә багышланган Коръән уку бәйгесе уза

Бәйгедә Көньяк казыят районнарыннан һәм шәһәрләреннән 3 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда күренекле татар дин эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматов айлыгы дәвам итә. Шул уңайдан 23 ноябрьдә Чистай шәһәрендә казыяткүләм Коръән уку бәйгесе узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.Бәйгедә Көньяк казыят районнарыннан һәм шәһәрләреннән 3 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.Габделхак хәзрәт Саматов истәлегенә багышланган әлеге бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: 3 яшьтән 6 яшькә кадәр (3 сүрәдән башлап); 7 яшьтән 10 яшькә кадәр (10 сүрәдән башлап); 6 яшьтән 15 яшькә кадәр (ярты җүздән тулы җүзгә кадәр – яттан яки уку); 6 яшьтән 15 яшькә кадәр (җүздән башлап – яттан яки уку). Бәйгедә катнашучыларның билгеләнгән номинациягә туры килүе, Коръәнне тәҗвид кагыйдәсе буенча укый белүе шарт.Җиңүчеләрне бүләкләр һәм дипломнар көтә.