Башкорт дәүләт университетында татар бүлекләре саны артачак

Якын киләчәктә БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы ел саен 27 татар теле һәм әдәбияты укытучысы әзерләп чыгарачак.
(Казан, 20 ноября, «Татар-информ»). 2020 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршында читтән торып уку бүлеге кабаттан ачыла. Ул татар теле һәм әдәбияты, рус теле укытучыларын әзерләячәк. Биредә дәүләт бюджеты исәбенә 15 кеше белем алачак. Бу хакта «Тулпар» Башкортстан яшьләре журналы яза.2020 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршында читтән торып уку бүлеге кабаттан ачыла. Ул татар теле һәм әдәбияты, рус теле укытучыларын әзерләячәк. Биредә дәүләт бюджеты исәбенә 15 кеше белем алачак.2017 елда БДУда татар филологиясе белгечлеге буенча читтән торып уку бүлеге ябылган иде. Көндезге бүлеккә дә нибары 8 студент кабул ителде. Бүлеккә бюджеттан бүленгән урыннар саны да артты. 2017 елда ул 8 урын булса, 2018дә 14 урын тәшкил итте. Быел исә 15 студент казна исәбенә татар теле һәм әдәбияты, рус теле укытучысы һөнәрен үзләштерү мөмкинлеген алды. Алдагы елда исә, читтән торып уку бүлеге ачылу сәбәпле, көндезге бүлеккә бюджет хисабына 12 студент кабул ителәчәк.Көндезге бүлектә дә, читтән торып укып та, университетта татар теле һәм әдәбияты, рус теле укытучысы һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр рус теле һәм җәмгыять белеменнән Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга тиеш. Шуларга өстәп, абитуриентлар БДУның үзендә татар теле буенча эчке кабул итү имтиханы — тест тапшырачак.Шулай итеп, якын киләчәктә БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы ел саен 27 татар теле һәм әдәбияты укытучысы әзерләп чыгарачак. Әлегә кадәр бу сан 10-15тән артмый иде.