Красноярскида яшәүчеләр беренче тапкыр "Татарча диктант" акциясендә катнашты

Диктантны Красноярск өлкәнең бердәнбер квалификацияле татар теле укытучысы Роза Шамилевна Сабитова укыды.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Красноярск шәһәре беренче тапкыр "Татарча диктант" акциясендә катнашты. Ул Халыклар дуслыгы йортында узды. Анда 15 кеше катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Диктант язган иң өлкән кешегә 79  яшь, иң яшенә – 24.

Диктантны Красноярск өлкәнең бердәнбер квалификацияле татар теле укытучысы Роза Шамилевна Сабитова укыды.