Мостафа Өнәр: Аяз Гыйләҗев романын төрек теленә тәрҗемә итәргә кирәк

Эгей университеты профессоры "Йәгез, бер дога" романын төрекчәгә 90нчы елларда тәрҗемә итә башлауларын әйтә.

 (Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Төркиянең Измир шәһәреннән Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр Аяз Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога» романын төрек теленә тәрҗемә итү эшен төгәлләргә кирәк, дип белдерде. Бу фикерен ул бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Аяз Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога» романының рус теленә тәрҗемәсен тәкъдим итү чарасында һәм аны венгр теленә тәрҗемә иткән венгр язучысы Арпад Галгоци белән очрашуда Төркиядән видеочыгышында әйтте.

Мәгълүм булганча, Арпад Галгоци Аяз Гыйләҗев (1928-2002) белән 50нче елларда Казахстанда ГУЛАГ лагерендә утырган булган, шунда дуслашкан. Язучы венгр дустын соңрак үзенең романында да телгә ала.

Арпад Галгоцины КФУ галимәсе Миләүшә Хабетдинова эзләп таба. «Мин узган ел Казанга килдем, татар халкының мәхәббәтен тойдым. Киткәндә миңа Миләүшә ханым «Йәгез, бер дога» романының русчага тәрҗемәсе кулъязмасын бирде. Мин аны укып чыгып, венгр теленә тәрҗемә итәргә карар кылдым. Китапны бастырып чыгарырга Венгрия Хөкүмәте ярдәм итте», - дип сөйләде очрашуда Арпад Галгоци. Ул тагын бер тапкыр Казанга килү мөмкинлеге өчен сөенечен һәм татарстанлыларның кунакчыллыгы өчен рәхмәтен җиткерде.

Аяз Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога» романын төрекчәгә тәрҗемә итәргә Мостафа Өнәр үткән гасырның 90нчы елларында ук тәкъдим иткән булган.

«Мин 90нчы елларда Казанга еш килдем, татар язучылары, галимнәре белән аралашып торам. Шул чорда Аяз Гыйләҗев белән дә таныштым. 1993 елда ул «Йәгез, бер дога» романын үз имзасын куеп, миңа бүләк иткән иде. Шул вакытта ук әсәрне төрек теленә тәрҗемә итәргә булдык. Ләкин, кызганычка, ул эш тукталып калды. Бу башлаган эшне төгәлләп чыгарга кирәк. «Йәгез, бер дога» романы төрек телендә дә дөнья күрергә тиеш», - дип басым ясап әйтте Мостафа Өнәр видеочыгышында.

Аяз Гыйләҗевнең берничә хикәясен галим һәм тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фатих Котлы төрекчәгә тәрҗемә итүе дә мәгълүм.