Туган телләрне укытуның торышы һәм киләчәге мәсьәләләре халыкара тюркология конференциясендә күтәрелә

Казанда 21-24 октябрь көннәрендә “Төрки телләр диалектологиясе, тарихы һәм грамматик төзелеше” дип исемләнгән халыкара тюркология конференциясе уздырыла

теоретик мирасы, диалектларны өйрәнү өлкәсендә милли филологиянең казанышларын һәм төрки телләр тарихы, яңа грамматик өйрәтмәләр һәм аларны хәзерге төрки телләрнең төзелешен өйрәнү өчен файдалану мөмкинлекләре, Идел буе халыклары әдәбияты һәм мәдәнияты, татар һәм башкорт телләрен өйрәтү өлкәсендә зам

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда 21-24 октябрь көннәрендә “Төрки телләр диалектологиясе, тарихы һәм грамматик төзелеше” дип исемләнгән халыкара тюркология конференциясе уздырыла. Ул шушы өлкәдә фәнни институт булдырган танылган галимә, КДУ да озак еллар тарих-филология факультеты деканы булган, татар филологиясендә беренче хатын-кыз фән докторы Диләрә Гариф кызы Тумашеваның тууына 85 ел тулуга багышлап оештырыла.

Бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Фәнүзә Нуриева әлеге конференциянең дөньякүләм фәнни җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятуын билгеләп үтте. Билгеле булганча, Диләрә Тумашеваның фәнни эшчәнлеге татар тел белеме һәм фән, гомумән, тюркология үсеше тарихында зур урын алып тора. Ул, берничә дистә еллар дәвамында Көнбатыш Себернең татар диалектларын өйрәнеп, татар диалектология фәненең зур өлешен барлыкка китерде. Шулай ук аның хәзерге татар әдәби теле буенча грамматик тикшеренүләре киң танылды. “Татар грамматикасы”н төзүгә керткән өлеше өчен, Д.Тумашева ТРның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясенә лаек булды.

Халыкара җыенның максаты да – татар теленең диалектларын һәм тарихын өйрәнү өлкәсендә милли казанышларны үзләштерү, иң яңа лингвистик агымнар һәм грамматик өйрәтмәләр белән танышу һәм аларны төрки телләрне, аерым алганда татар телен тикшерүдә куллану.

22 октябрьдә КФУның Филология һәм сәнгать институты бинасында Халыкара конференциянең пленар өлеше була. Җыенда академик Д.Тумашеваның фәнни-анча технологияләрне тәҗрибәсен тарату мәсьәләләрен карау көтелә. Төштән соң галимнәр һәм шушы өлкәдәге белгечләр төрле секцияләргә бүленеп эшли.

23 октябрьдә “түгәрәк өстәл” утырышында туган телләрне укыту торышы һәм киләчәге турында фикерләшү көтелә. Нәкъ менә шушы проблематика буенча заявкалар күп килгән. “Түгәрәк өстәл” утырышында яңа белем бирү стандартларына күчү шартларында туган телләрне укыту, укучыларда туган телгә мәхәббәт уяту, мәгълүмати технологияләр чорында хәзерге заман татар теле укытучысы нинди булырга тиешлеге турында сөйләшергә җыеналар. Филология фәннәре докторы, профессор Флера Сайфулина белдергәнчә, конференциядә күтәрелгән барлык мәсьәләләр дә мәктәпләр, вузлар өчен хәзерге этапта бик мөһим.

КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, журналистларның сорауларына җавап биреп, татар һәм башкорт телләрен өйрәтү өлкәсендә заманча технологияләрне тәҗрибәсен тарату буенча секциянең күпсанлы теләк-тәкъдимнәрне исәпкә алып оештырылуын хәбәр итте. “Белеп торасыз: бүгенге көндә телләрне, бигрәк тә ана телен укытуда билгеле бер сораулар бар. Телләрне укытканда заманча технологияләр күп кулланыла. Әмма аларның кайсысы отышлырак, безгә алга таба кайсы алымнарга басым ясарга – әлеге секциядә нигездә шулар турында сөйләшү көтелә”, - диде ул.

Р.Җамалетдинов сүзләренчә, КФУның Филология һәм сәнгать институты базасында “Математик лингвистика һәм филологияне укытуда информацион технологияләре” дип аталган яңа кафедра оештырылды. Аны техник фәннәр докторы, профессор Җәүдәт Сөләйманов җитәкли.

Конференция эшендә Төркия, Кытай, Болгария, Венгрия, Казахстан, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Украина кебек илләр, Башкортстан, Чувашия Республикалары, Төмән өлкәсе, Мәскәү, Пермь крае, Татарстан галимнәре катнаша. Оештыру комитеты тарафыннан җыенда катнашырга теләк белдергән ике йөзләп галимнән заявка кабул ителгән.