news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Можганың Дубитель районында мөсел­ман үзәге төзелеше дәвам итә

Мөселман үзәге 2018 елда халык соравы буенча төзелә башлый.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Удмуртиядәге Можганың Дубитель районында мөсел­ман үзәге төзелеше дәвам итә. Бу хакта «Яңарыш» сайты хәбәр итә.

«Татарлар күпләп яшәгән Дубитель һәм якын-тирә районнар өчен мөселман үзә­ге төзелүе мөһим вакыйга. Солнечная ура­мында урнашкан бердәнбер мәчеткә йөрүе өлкәннәр өчен аеруча уңайсыз була», диелә хәбәрдә.

Мөселман үзәге 2018 елда халык соравы буенча төзелә башлый. Бүгенге көндә беренче катта су, газ, ут кертелгән. Ашханә бар. Биредә ураза аенда беренче ифтар ашлары узган. Аерым бүлмәдә 5 вакыт намазны укырга мөмкин. «Көн саен үзәктә дежур имам яки абыс­тайлар утыра. Алар халык сорауларына җавап бирә, Коръән укый», — диелгән хәбәрдә.

Икенче катта әле төзелеш, ремонт эшләре дәвам итә. Биредә хатын-кызларга йога, фитнес белән шөгыльләнү, гарәп графикасына, татар теленә, Ислам дине нигезләренә өйрәнү, төрле түгәрәкләр оештыру өчен бүлмәләр булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100