Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минск татар җәмгыяте активистларына туган телне өйрәнү өчен китаплар тапшырылды
Минск шәһәрендә яшәүчеләрдә «Ак бүре белән татар телен өйрәнәбез» белем бирү проекты зур кызыксыну уятты.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Минск татар җәмгыяте активистларына Мөфти Шәех Равил Гайнетдиннән китаплар, шулай ук татар халкының тарихы һәм туган телне өйрәнү өчен китаплар тапшырылды.
Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит хаҗи Фарисов Белоруссия башкаласында һәм хәрби дан урыннарында эш сәфәрендә булды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Минск шәһәрендә яшәүчеләрдә «Ак бүре белән татар телен өйрәнәбез» белем бирү проекты зур кызыксыну уятты. Белоруссия башкаласында татар җәмәгатьчелеге үсешенә ярдәм иткән өчен Альберт Таиповка һәм барлык активистларга рәхмәт белдерәбез.
Фәрит хаҗи Фарисов белән Белоруссия башкаласының татар җәмгыяте әгъзалары очрашуында хәзерге дөньяда барган процессларга карашларның туры килүе әйтелде, кызыклы фикер алышу булды һәм инициативалар белдерелде. Нәтиҗәдә ике яклы хезмәттәшлек турында килештеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз