“Татар кызы” бәйгесенең Татарстан Республикасы буенча йомгаклау турын онлайн карап булачак

Бәйрәм бүген 18 сәгатьтә башлана. Онлайн-трансляцияне "Татар-информ" агентлыгы оештыра.
(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген, 20 сентябрь көнне, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында “Татар кызы” бәйгесенең Татарстан Республикасы буенча йомгаклау туры узачак. Әлеге бәйрәмне "Татар-информ" агентлыгы онлайн күрсәтәчәк.Бәйгедә республикабыз районнарыннан һәм шәһәрләреннән 11 кыз көч сынашак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.Алар:1.Инзилә Шәрәфуллина, Апас муниципаль районы;2.Ләйсән Мусина, Теләче муниципаль районы;3.Миләүшә Зарипова, Лаеш муниципаль районы;4.Ильвена Кәримова, Балык Бистәсе муниципаль районы;5.Гөлназ Әндәрҗанова, Алабуга;6.Разилә Хәсәншина, Чистай муниципаль районы;7.Ләйсән Әхмәтҗанова, Зәй муниципаль районы;8.Гөлназ Хәмитова, Азнакай муниципаль районы;9.Лиана Антонова, Сарман муниципаль районы;10.Алия Фәйзуллина, Яр Чаллы;11.Гөлназ Гатина, Чирмешән муниципаль районы.Бәйгедә җиңүче Уфада узачак Халыкара “Татар кызы-2017” бәйгесенең финалында катнашачак.Бүген җиңү яулаячак татар кызына Луиза Фәсхетдинова тарафыннан махсус ясалган, көмеш ука белән чигелгән калфак һәм кыйммәтле бүләк тапшырылачак.Онлайн-трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/103/