Мостай Кәрим хастаханәдә авыр хәлдә ята

Мостай Кәрим хастаханәдә авыр хәлдә ята

(Уфа, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим, йөрәк өянәге кузгалу сәбәпле, хастаханәгә салынды. Кинәт кенә йөрәге тоткан әдипне ашыгыч ярдәм машинасы килеп ала. Менә берничә көн инде аның хәле авыр булып кала. Мостай ага яткан Республика кардиология үзәге табиплары әйтүенчә, мәшһүр талант иясе әлегә реанимациядә даими күзәтү астында, чөнки алга китеш сизелми. Халык шагыйренең кызы Әлфия ханым әйтүенә караганда, ул һәрчак әтисе янында һәм аксакал шагыйрьнең сәламәтләнүенә өметләнә.

Мостай Кәрим былтыр бик зурлап үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләгән иде. Моңарчы саулыгына бик зарланмаган аксакал шагыйрьне, кызы Әлфия сүзләренә караганда, соңгы вакытта йөрәк авыртуы борчый башлаган. Язлы-көзле хастаханәгә кереп дәваланып чыга торган була ул. Зур талант иясенең туганнары, аның иҗатын сөючеләр һәммәсе дә Мостай аганың сәламәтләнүенә һәм үзенең туган көнен фатирында иң якын кешеләре арасында каршылаячагына өметләнә. 20 октябрьдә олуг талант иясенә 86 яшь тула.