Мәскәүнең татар мәктәбе укытучысына "Россиянең мактаулы укытучысы" исеме бирелде

Мәскәүнең татар мәктәбе укытучысына "Россиянең мактаулы укытучысы" исеме бирелде

(Мәскәү, 20 сентябрь, "Татар-информ", Динә Галәветдинова). Мәскәүнең этномәдәни татар компоненты буенча белем бирүче 1186нчы мәктәпнең татар теле укытучысы Надирә Исхак кызына "Россиянең мактаулы укытучысы" исеме бирелде.

Ул үзенең педагогик тәҗрибәсе белән башка укытучылар белән дә уртаклаша - "Педагогические вести"ның даими авторы. Надирә Исхак кызы оештырган мәктәпнең татар көнкүреше музее Мәскәүдә шәһәр мәктәпләре музейлары арасында ике ел рәттән беренче урынны алып килә. Моннан тыш Надирә Кәбирова мәктәптә якшәмбе эшли торган "Үзәк"нең структура бүлекчәсен җитәкли. Кызганычка каршы, Мәскәүдә бердәнбер татар мәктәбе үзәктән шактый ерак - Люблино метросы тирәсендә урнашкан. Шуңа күрә туган телне һәм мәдәниятне өйрәнергә теләүчеләрнең барысы да йөри алмый. Бу үзәк нәкъ шундый балалар өчен оештырылган да, алар анда ял көннәрендә рәхәтләнеп шөгыльләнә.