Сургут татарларының "Сандугач" ансамбле "Уңыш" бәйрәмендә чыгыш ясаячак

Ел саен уздырыда торган чарада бакчачылар үзләре алган уңышны башкаларга да тәкъдим итә.
(Казан, 20 август, "Татар-информ"). 24 август көнне Сургутта узачак "Уңыш-2019" бәйрәмендә җирле татарларның "Сандугач" ансамбле чыгыш ясаячак. Бу хакта Сургут татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
"Уңыш" бәйрәме Сургутта ел саен уздырыла. Анда бакчачылар, кырыс табигать шартларында да җиләк-җимеш, яшелчә үстерергә мөмкин булуын исбатлап, алынган уңышларын башкаларга да тәкъдим итә, диелә хәбәрдә.