Ульяновск шәһәренең Татар мәдәни үзәге ачык ишекләр көне уздырачак

Керү - ирекле.
(Казан, 20 август, "Татар-информ", Лилия Локманова). 25 август көнне 12.00 сәгатьтә Ульяновск шәһәренең Татар мәдәни үзәге ачык ишекләр көне уздырачак.Чара кысаларында, иҗади төркемнәргә язылырга, үзешчән сәнгать коллективлары җитәкчеләре белән аралашырга, мастер-классларда катнашырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына оештыручылар.Керү - ирекле.