420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 20 август, "Татар-информ", Лилия Локманова). Сентябрьдә Берлинда Европа татар яшьләренең форумы узачак. Быел ул өченче тапкыр үткәрелә. Аны оештыруда Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәм итә.
Беренче Европа Татар яшьләре форумы – Ригада, икенчесе Таллин каласында үткән иде. Европага сибелгән татар яшьләре үзара аралашып кына калмыйча, гаилә дуслары булып яши. Форум исә аларны берләштерүче тагын бер ысул, аралашу мәйданчыгы булып тора.