БТК БК рәисе Ринат Закиров Финляндия татарлары җәмгыяте рәисе Атик Али белән очрашты

Финляндия кунагы ике ил арасында яңа ачылган беренче рейс белән килде

 (Казан, 20 август, “Татар-информ”). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Финляндия татарлары җәмгыяте рәисе Атик Али белән очрашты. Әңгәмәләшү вакытында алар Финляндия татарлары җәмгыяте һәм Бөтендөнья татар конгрессы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, татар дөньясында барган процесслар турында фикер алышты.

Атик әфәнде “Finnаir” компаниясенең Казанга ясаган беренче рейсы белән килде. Бу Финляндиядә яшәүче татарларның күптәнге хыялы иде һәм ул, ниһаять, тормышка ашты. Очышлар атнасына 3 мәртәбә: сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак. Юл 2,5 сәгать ала. Ике арада 100 кеше сыешлы “Embraer” 190 очкычлары йөриячәк.

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.