Татар балалары өчен “Изге Болгар серләре” профиль сменасы 21 июльдән эшли башлый

Яшь миләттәшләребезне 10 көн дәвамында татар халкының тарихы һәм мәдәни тарихы белән таныштыру, туган телгә өйрәтү каралган.
(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Россия төбәкләрендә – Татарстаннан читтә яшәүче татар балалары “Изге Болгар серләре” дип аталган палаткалы лагерьнең профиль сменасы агымдагы елның 21 нче июлендә эшли башлый. Татар яшьләренең “Идел” үзәге мәгълүматларына караганда, лагерьдә Россия Федерациясеннән һәм БДБ илләреннән 13-16 яшьлек мәктәп балалары ял итәчәк.
Алар өчен кызыклы һәм эчтәлекле программа әзерләнгән. Яшь миләттәшләребезне 10 көн дәвамында татар халкының тарихи һәм мәдәни тарихы белән таныштыру, туган телгә өйрәтү каралган. Болгар музей-ядкарьлегендә тәҗрибәле археологлар җитәкчелегендә археологик казынулар алып бару да көтелә. Шулай ук 1000 еллык Казан, Сувар, Биләр шәһәрчекләренә экскурсияләр дә оештырылачак.