Милләттәшебез Раил Шәрифов – Нократ Аланы шәһәре премиясенә лаек булды

Милләттәшебез Раил Шәрифов – Нократ Аланы шәһәре премиясенә лаек булды

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Киров өлкәсенең биш меңнән артык татар яшәгән Нократ Аланы шәһәре үзенең 410 еллыгын билгеләп үтте. Шушы уңайдан үткәрелгән чаралар барышында хакимиятнең әдәбият өлкәсендә шәһәр премиясе булдыру турындагы карары игълан ителде.

Әлеге премия кайчандыр Нократ Аланында яшәп иҗат иткән язучы Николай Ошурков исемен йөртәчәк. Дәрәҗәле комиссия әгъзалары беренче тапкыр биреләсе бу бүләккә җирле яшь прозаик Раил Шәрифовның рус телендәге “Охота на зверя” (“Җанвар эзеннән”) исемле маҗаралы мистик детективын лаек дип тапты.