Пермь крае Барда районының утызлап авылында Сабан туе узачак

Милли бәйрәм районда 8 июнь көнне башлана һәм берьюлы өч авыл җирлегендә үткәреләчәк.
(Казан, 20 май, "Татар-информ"). Пермь краеның Барда районында утызга якын авылда Сабан туе узачак. Бу хакта "Барда.Да" интернет журналы хәбәр итә. 
 
Милли бәйрәм районда 8 июнь көнне башлана һәм берьюлы өч авыл җирлегендә узачак. Соңгы Сабан туе 29 июньгә билгеләнгән. Язгы кыр эшләре тәмамлануны Барда халкы 15 июньдә билгеләп үтәчәк. Районның барлыгы 29 авыл җирле Сабан туен оештырырга ниятли. 
 
Пермьдә Сабан туе 29 июньгә билгеләнгән. Кырык меңнән артык татар һәм башкорт халкы яши торган төбәктә балалар Сабан туен исә 2 июнь көнне билгеләп узачаклар.