Илдар Бикуев: Касыйм шәһәрендә сүтелгән татар йорты шәһәрнең бизәге иде

Рязань өлкәсе татар автономиясе җитәкчелегенең Касыйм шәһәрендә ХХ йөзгә караган татар йортын сүттермәүне сорап язылган хатына җавап булмаган.
(Казан, 20 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә ХХ йөзгә караган тарихи бина – Нариманов урамындагы татар йорты – шәһәрнең бизәге иде. Рязань өлкәсе һәм Касыйм шәһәре татарларының милли-мәдәни төбәк автономиясе рәисе Илдар Бикуев “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдерде.Объектның хуҗалары алмашынып торган, яңа милекчесе әлеге объектны 3,5 миллион сумга сатып алган булган. “Пятерочка” кибете төзү өчен, 18 май көнне йортны сүттергән. Әңгәмәдәш татар бистәсендә башка объектлар да булуын, ләкин алар реставрация, ремонтка мохтаҗ булуын, ә сүтелгәне иң кыйммәтлесе булуын әйтте.“Шундый аяныч хәл. Татар бистәсендә беренче төзелгән кыяфәттә сакланган шәп йорт юкка чыкты. Касыйм татарларына хас архитектура белән матур капкалы таш йорт шәһәрнең бизәге иде. Аны туристларга да гел күрсәтә иделәр. Анда шуннан ерак түгел Нариманов урамы, 20нче йорт адресы буенча мәчет тә бар иде. Бәлки, хәзер тикшерү органнары бу эш белән шөгыльләнер, төгәл белмим”, - диде Илдар Бикуев.“Объектның милекчесе – эшмәкәр Владимир Хомутов. Шәһәр хакимиятеннән килеп тә, аңа йортны сүтми торуын сорап, кисәтү ясадылар, ә ул “3 млн 500 мең сум акчагыз булса, сатып алыгыз да, кулланыгыз”, диде. Ничек кенә булмасын, сүтеп нәрсәдер төзү өчен рөхсәт документлары кирәк. Ул документсыз сүткән булып чыга, икенчедән, торак йортны вакытыннан алда реестрдан төшерүгә ирешкән”, - диде автономия рәисе.Автономия моңа чик куярга тырышкан. “Узган атнаның пәнҗешәмбесендә автономия исеменнән дә, җирле дини оешмалар да Рязань өлкәсе буенча архитектура күзәтчелеге идарәсенә Зайцев исеменә хат яздык, ләкин җавап булмады”, - диде. Пәнҗешәмдебән иртәрәк хат язарга ник уйламадагыз, дигән сорауга, “Пәнҗешәмбедән алда язу ник кирәк иде, бөтен хәрәкәт шул көн башланды бит”, - дип җавап бирде Илдар Бикуев. Борынгы шәһәр елъязмаларында Касыйм шәһәре Мәскәүдән нибары 5 ел соңрак телгә алына башлый. Ике гасыр дәвамында ул Касыйм ханлыгының үзәге булган – Татарстанда моны яхшы хәтерлиләр: Явыз Иван тарафыннан Казан яулап алынганнан соң бирегә Сөембикәне кияүгә бирәләр. Бүген Касыйм каласы федераль әһәмияткә ия тарихи җирлек дип табылган шәһәрләр арасына керә. Шартлы рәвештә ул руслар һәм татарлар яши торган өлешләргә бүленгән, икенчесенә юкка чыгу куркынычы яный.