Чиләбедә "Татар кызы" һәм "Татар егете"н квест кебек үткәргәннәр

Катнашучылар интеллектуаль башваткычлар чишкән.
(Казан, 20 май, "Татар-информ"). Чиләбедә "Татар кызы" һәм "Татар егете" бәйгесенең төбәк этабы квест кебек үткән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Катнашучылар япон башваткычы - судокуны чишкән.  «Татар кызы» һәм «Татар егете» бәйгесендә катнашучылар бу сынауны уңышлы башкарып чыкты, диелә хәбәрдә.