Болгарда “Борынгы болгарларның Бөек җирендә — балалар” фестивале узачак

Быел ул 10нчы тапкыр үткәрелә

 (Казан, 20 май, “Татар-информ”). 22 майда Болгар шәһәрендә “Борынгы болгарларның Бөек җирендә — балалар” дип исемләнгән X марафон-фестиваль уздырыла. Анда Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт, Мәскәүнең музыка, сәнгать мәктәпләрендә белем алучы балалар, Н. Җиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, И. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте, Казан театр училищесы студентлары катнашачак.

ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Мәдәният министрлыгы, Спас районы хакимияте, Мәдәният һәм сәнгать белем бирү учреждениеләренең Республика методик үзәге, Болгарның сәнгать мәктәбе тарафыннан оештырыла.

Чараның максаты − яшь талантларны ачу, аларга булышу гына түгел, ә тарихи тамырларга мөрәҗәгать итү, Изге Болгар җирләрендәге мәдәни мирасның борынгы милли һәйкәлләрен, истәлекләрен пропагандалау. Алдагы елларда марафонда Россия төбәкләреннән һәм Төркия, Кытай, Франция илләреннән дә кунаклар булган иде.

Фестивальдә, иҗади чыгышлардан тыш, яшь катнашучылар өчен мастер-класслар да уздырылачак, дип хәбәр итә Казан музыка көллиятенең матбугат хезмәте.