Түбән Новгород журналисты, “Каләм изгегә тартыр” китабы авторы Камил Фәтхуллин “Бәллүр каләм”гә лаек булды

Түбән Новгород журналисты, “Каләм изгегә тартыр” китабы авторы Камил Фәтхуллин “Бәллүр каләм”гә лаек булды

(Казан, 20 май, “Татар-информ”, Дания Моисеева). Татарстан журналистлары арасында кичә узган VIII “Бәллүр каләм-2005” конкурсының йомгаклау тантанасында, “Туган тел” номинациясендә Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районыннан Камил Фәтхуллин да җиңүче булып танылды. “Авылым хәбәрләре” нәшрият йорты җитәкчесе бу бүләккә үзенең “Каләм изгегә тартыр” дигән китабы өчен лаек булды.

Камил Фәтхуллин әйтүенчә, “Авылым хәбәрләре” нәшрият йорты каршында шул ук исемдә район газетасы нәшер ителә, типография эшли һәм “Уразавыл сөйли” дигән татар радиосы да урнашкан. Автор үзенең китабын 1994 елда ук яза башлаган. Күп санлы эзләнүләр нәтиҗәсендә Түбән Новгород татар журналистикасы тарихы буенча беренче фәнни-публицистик хезмәт язылган. Ул Казан дәүләт университетының татар журналистикасы кафедрасы карары белән басылган. Китапта декан һәм кафедра мөдире Васил Гарифуллинның “Каләмгә мәдхия” дигән кереш сүзе бирелгән. Ул анда авторның бу темага карата дистәләрчә фәнни-популяр мәкаләләр, берничә китап бастыруы хакында да әйтеп яза.”Иң мөһиме – бу әсәре белән Камил үз төбәгендә татарча вакытлы матбугат булдыруда армый-талмый эшләгән якташларының исемен “ташка бастырып”, аларга мәңгелек бер һәйкәл салды”, ди ул.

Китапта Түбән Новгород төбәгенең төрле район һәм шәһәрләрендә татарча нәшер ителгән матбугат органнарының тарихы һәр яктан яктыртыла. Анда ахырдан рус телендә 1919-2004 еллардагы Нижгар матбугаты исемлеге дә бирелә. Басмада шулай ук бу төбәк тудырган танылган журналистларның исемлеге дә урын алган. Биредә кайбер газеталарның һәм күренекле каләм ияләренең фотосурәтләре дә бар.

Автор татар-мишәрләр арасыннан чыккан беренче каләм әһелләрен, әле тиешле бәя бирелмәгән шәхесләрне дә искә ала. XIX гасыр дин әһелләре, 1907 елда чыгарылган “Тәрәккый” газетасы, беренче татар журналисты һәм “Тәрҗеман” газетасына язучы Габделкотдус Ягъкубов, танылган мәгърифәтче Хөсәен Фәезханов, Кави Нәҗми, шулай ук зиннәт Фәтхуллин, Әхмәт Саттар, Рифат Фәттахов кебек якташ каләм ияләре турында да журналист Камил Фәтхуллин горурланып яза. Аның бу тарихи очерклары тарихчыларга, төбәкне өйрәнүчеләргә, студентларга һәм әдәбият сөючеләргә тәкъдим ителә.