news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан шигърият кичәсе уза

Чараның программасы төрле чыгышлар, шагыйрьнең әсәрләрен уку, Тукайга багышланган күргәзмә белән танышу, Санкт-Петербург һәм Татарстан Республикасының танылган шагыйрьләре һәм җырчылары, татар фольклор ансамбльләре катнашындагы концерт программасын үз эченә ала.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге 22 апрельдә кунакларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына – 135, Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге оешуга 25 ел тулуга, шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган татар шигърияте кичәсенә чакыра.

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичә Санкт-Петербургның «Амбассадор» кунакханәсендә узачак.

Чараның программасы төрле чыгышлар, шагыйрьнең әсәрләрен уку, Тукайга багышланган күргәзмә белән танышу, Санкт-Петербург һәм Татарстан Республикасының танылган шагыйрьләре һәм җырчылары, татар фольклор ансамбльләре катнашындагы концерт программасын үз эченә ала.

Шигърият бәйрәмендә Татарстаннан килгән кунаклар – шагыйрь Разил Вәлиев, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин, шулай ук Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин һәм Татарстанның атказанган артисты Альберт Җәлилов катнаша.

Кунаклар каршында «Акчарлак», «Файда», «Нур», «Әсәр» татар фольклор ансамбльләре чыгыш ясаячак.

«Чарада барлык санитар-гигиена таләпләре дә үтәләчәк. Теләгән һәркемне тантаналы чарага чакырабыз. Кичә 18.00 сәгатьтә башлана», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100