news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта Урал татарларының яраткан җырчысы Илдам Шәриповны искә алдылар

Концертта Илдам Шәриповның дуслары, сәхнәдәшләре, ул тәрбияләп сәхнәгә чыгарган яшь җырчылар чыгыш ясаган.

Екатеринбургта Урал татарларының яраткан җырчысы Илдам Шәриповны искә алдылар
https://tatur.tatarstan.ru

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). 18 апрельдә Екатеринбург шәһәрендә Урал татарларының яраткан җырчысы, талантлы шәхес, Уралда татар мәдәниятын үстерүгә, яшь буынны милли-мәдәни рухта тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш керткән Илдам Шәриповны искә алу кичәсе булды.

Кичәдә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов һәм Даими вәкил урынбасары Фәвия Сафиуллина катнаштылар. Вәкиллек хезмәткәрләре бу кичәне әзерләүдә үзләреннән өлеш керттеләр, дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте.

Халыкта «Уралмаш мәдәният сарае» исемен йөрткән Свердловск дәүләт өлкә Халыклар иҗаты йортына шактый тамашачы җыелган. Концертта Илдам Шәриповның дуслары, сәхнәдәшләре, ул тәрбияләп сәхнәгә бастырган яшь буын җырчылары чыгыш ясады. Һәркем аның турындагы истәлекләр белән бүлешкән.

«Илдам белән бергә бу кичәдә бик иртә арабыздан киткән Резеда Яруллина, Тәвис Афризонов, Вәҗит Зиннуров һәм башкаларны искә алдылар. Дүрт сәгатькә якын сузылган бу концерт берәүне дә ялыктырмады, киресенчә, бу мәлдә сәхнә һәм зал бер сулышта яшәде кебек», диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100