Васил Шәйхразиев Нижневартовскның “Росинка” балалар бакчасында булды

Васил Шәйхразиев Нижневартовскның “Росинка” балалар бакчасында булды

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Нижневартовск шәһәренең 41 номерлы “Росинка” балалар бакчасында булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Монда ул “Дуслык” татар мәдәнияты музее, физкультура һәм музыка заллары белән танышты. Очрашу барышында В.Шәйхразиев бакчада тәрбияләнүче балалар белән татар милли ризыкларын пешерү буенча мастер-класста катнашты. Ә аннан соң балалар һәм тәрбиячеләр тарафыннан концерт программасы тәкъдим ителде", диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге бакчага йөрүче 365 баланың 60ка якыны татар-башкорт баласы. Бакчада тәрбияләнүче балаларга татар теле, җырлар һәм биюләр өйрәтелә. Казан кунаклары тарафыннан бакчага татар телендә китаплар һәм дисклар бүләк ителгән.