Мәскәүдә "Авылдашлар бәйрәме" концерты узачак

"Сезне баян көйләренә күңелле җырлар, халык биюләре, тәмле татар камыр ризыклары һәм җылы атмосфера көтә", - дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). 31 март Мәскәүдә "Авылдашлар бәйрәме" узачак. Бу турыда Мәскәү татарлары Штабының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ваиз Хәйретдинов, Илдус Харрәсов, Әлфия Юсипова башкаруында популяр җырлар яңгыраячак.

Чара Татар мәдәни үзәгендә узачак.

Башлана 15.00 сәгатьтә.

"Сезне баян көйләренә күңелле җырлар, халык биюләре, тәмле татар камыр ризыклары һәм җылы атмосфера көтә", - дип хәбәр итә чараны оештыручылар.