news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә «Татар кызы-2020» бәйгесендә катнашучылар белән очрашты

Кызлар белән аралашкан вакытта, Фәрит Мөхәммәтшин аларның эшчәнлек өлкәсе, татар телен ни дәрәҗәдә белүләре һәм милли аш-суга осталыклары белән кызыксынды.

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә «Татар кызы-2020» бәйгесендә катнашучылар белән очрашты
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Халыкара «Татар кызы - 2020» бәйгесенең Мәскәү төбәге этабында катнашучылар белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүгә эш сәфәре белән килүен әйтте - хәзерге вакытта Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләнә. Эшче төркем утырышларында ТР Дәүләт Советы Рәисе дә актив катнаша.

Кызлар белән аралашкан вакытта, Фәрит Мөхәммәтшин аларның эшчәнлек өлкәсе, татар телен ни дәрәҗәдә белүләре һәм милли аш-суга осталыклары белән кызыксынды. ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук татар мәдәниятен сакларга, татар халкының традицияләре белән башка халык вәкилләрен дә таныштырырга ярдәм итә торган «Татар кызы» Халыкара бәйгесенең әһәмиятен искәртте.

Татарстан парламенты башлыгы кызларга уңышлар һәм бәхет теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100