Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән музеена 60 ел элек чигелгән бирнә әйберләрен тапшырдылар
Үзенең һәр кул эше турында Зәрига апа тәфсилләп сөйли ала.
(Чирмешән, 20 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәннең Түбән Чегодай авылында гомер итүче Зәрига апа Мортазина 60 ел элек чиккән бирнә әйберләрен бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклаган. Ул аларны музейга тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
-Әйберләрем тагын да күбрәк иде, бер елны йортыбызда янгын чыгып, күп нәрсәне юк итте, — ди Зәригә апа. — Ә менә боларын алып кала алдык.
Күп еллар элек, ул чакта әле кияүгә чыкмаган кыз үзенә бирнә әзерли. Татар халкында кыз баланы кияүгә бирнә белән озату йоласы булган. Бирнә — кыз баланың байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килүче бүләге. Сөлгеләр, алъяпкычлар, ашъяулыклар… Юкка гына яшь киленнең уңганлыгы аның сандыгындагы кул эшләренә карап бәяләнмәгән. Әле бит ул заманда тукымасы да, төсле җепләре дә булмаган. Аларны кем кайдан таба, шулай юллаган.
Узды, ул заманнар да артта калды, кайчандыр уңганлык символы булган бирнә әйберләре дә хәзер заманча шкафларда саргая.
Үзенең һәр кул эше турында Зәрига апа тәфсилләп сөйли ала. Әйберләре арасында күңеленә аеруча якыннары да бар бугай.
Заманалар үзгәрә. Бүген бирнә әзерләүче дә юк. Шулай да матур итеп чиккән кулъяулыклар, сөлгеләр Сабантуйларның иң матур бизәге булып тора. Ә Зәрига апаның бирне әйберләре бүгеннән туган як тарихы музеенда сакланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз