Баланы туган телдә укытмый торып, милли гореф-гадәтләрне сеңдереп үстерми торып әйбәт тәрбияле бала үстереп булмый – бу аксиома

Халыкара туган тел көне уңаеннан видеоконференция булып, анда тел белгечләре һәм әдәбиятчылар фикер алышты
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 21 февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында видеоконференция булып, җанлы сөйләшүдә Казан (Идел буе) федераль университеты профессорлары, филология фәннәре докторлары Әлфия Йосыпова һәм Гөлшат Галиуллина, ТР Язучылар берлеге рәисенең гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Рәис Төхфәтуллин, балалар шагыйрәсе, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Шәрифуллина катнашты.

Очрашуда сүз, нигездә, татар теле һәм әдәбиятының, шул исәптән балалар әдәбиятының, торышы, китап бастыру үзенчәлекләре, таратылышы, милли телебезнең лексик байлыгы саегуы һ.б. проблемалар, татар дәреслекләре язу мәсьәләләре, милли филологик кадрлар әзерләү, хезмәт базарында аларга ихтыяҗ һ.б. турында барды. Шулай ук КФУда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен үткәрелеп килә торган чаралар, югары мәктәп проектлары, чит илләрдәге гыйльми даирә белән багланышлар да игътибардан читтә калмады.

ТР Язучылар берлеге канаты астына хәзерге вакытта 330дан артык язучы тупланган, ләкин иҗат итәргә мәҗбүриләү юк, ди Рәис Гыйниятович. Аның сүзләренчә, кәгазьгә басылган әдәбиятны гаджетлар кысрыклый, димәк, кәгазьдәгеләрне электрон рәвешкә китерү кирәк.

Әлфия Шәфкатовна исә Казан (Идел буе) федераль университеты югары дәрәҗәдә татар теле белгечләре әзерләү буенча бердәнбер үзәк, аның мөмкинлекләрен файдалану мөһимлегенә басым ясый. Мисалга, әлеге югары уку йортының үзләре эшләгән Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә бүген көндезге укуда 500ләп студент белем ала, алар, татар теле һәм әдәбияты белән бергә, өстәмә белгечлекләр дә үзләштерә. Киләсе уку елына да яңа белгечлекләр буенча укыту күздә тотыла: татар теле һәм әдәбиятына өстәп, педагогик белем бирү юнәлешендә - инглиз, төрек, кытай телләре белгечлекләре буенча; татар филологиясе юнәлешенә өстәп, - мәгълүмати технологияләр, хореография нигезләре, журналистика һәм тәрҗемә белгечлекләре һ.б. Тулаем алганда, университетның һәр факультетында татар теле дәресләре укытыла, укытучылар татар халкының әдәбияты, мәдәнияте белән дә таныштыра, шул рәвешле, студентларга, милләте нинди булуга карамастан, татар милли үзенчәлекләрен өйрәтергә тырыша, дип белдерде галимә.

Татар телен өйрәнү мөмкинлекләре дигәндә, КФУда 1 апрельдән татар теле курслары янә эшли башлый, тел үзләштерүчеләр өчен ул бушлай була. Шулай ук интернетка керү мөмкинлеге булган һәркем өчен “Ана теле” онлайн мәктәбе уңышлы эшләп килә. Шул рәвешле, аның мөмкинлекләре тел өйрәнүченең кайда булуына бәйле түгел, ягъни укытучы белән укучы дистанцион аралаша. Гөлшат Рәисовна басым ясап әйткәнчә, Россиядә төрки телләр арасында бу проектның гамәлгә ашуы – зур вакыйга. Хәзерге вакытта татар телен өйрәнү 9 дәрәҗәдә бирелгән, барлыгы 9681 кеше теркәлеп шөгыльләнә, шуларның 274е – чит ил кешесе, мәсәлән, Германия, Бөекбритания, Төркия, Украина һ.б. илләрнеке.

Татарстанда бүген мәктәпләрдә татар телен укытуның сыйфаты, элеккеге еллар белән чагыштырганда, кими бара. Димәк, хәлләр шулай барып, балалар татар теленнән читкә тайпылса, китап укучы даирә дә кимиячәк, тагын да хәтәррәге – шул китапны язучы контингент та юкка чыга башлаячак. Туган телебезгә бәйле проблемалар җыелып килеп, нәтиҗәсе, тора-бара, аяныч булу куркынычы бар, дип проблемалы мәсьәләне күтәрде ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Р.Төхфәтуллин.

Татар балалар бакчаларының кулланма һәм күрсәтмә әсбапларга ихтыяҗы бар, заманча итеп эшләнгән матур-матур һәм аң-зиһенне үстерә торганнары сабыйларга, шул ук вакытта аларның әти-әниләренә дә махсус басмалар рәвешендә шушы өлкәдә эшләүче педагоглар тарафыннан язылганы кирәк, дип мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә еш булган, кайсыларында чыгышлар ясаган Эльмира ханым. Туган телне өйрәнү һәркемнең үзеннән тора, төгәлрәге, мөнәсәбәттән. Мәшһүр педагоглар, галимнәр дә язып калдырган, үзебезнең хәдисләребездә дә бар: баланы туган телдә укытмый торып, милли гореф-гадәтләрне сеңдереп үстерми торып әйбәт тәрбияле бала үстереп булмый – бу аксиома, дип Э.Шәрифуллина хакыйкатьне ачарга тырышты.

Татар теленең киләчәге булсын өчен нишләргә? Бары тик битараф булмаска – балаларны Айдар Хәлимнәр кебек милли үзаңлы итеп тәрбияләү кирәк, дип саный Эльмира Шәрифуллина. Аның фикерен куәтләп, Гөлшат Галиуллина, кул кушырып утырмаска, эшне гаиләдән башларга, дисә, Әлфия Йосыпова, баланың теле ачылганда ук “мин – татар!” дип горурларнырлык булырлык итеп тәрбияләргә кирәк, шулай булмаганда, укытучы, югары уку йорты, хөкүмәт тырышканнан, язучы китап язганнан әллә ни нәтиҗә булмаячак, ни үкенеч, безнең җирлектә андый милли рухлы тәрбия җитенкерәми, дип искәртә.

Соңгы сүз итеп шуны әйтик: Җир йөзендә хәзерге вакытта 6 мең чамасы тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан файдаланылыштагысы - кытай теле: бу телдә 1,2 млрд. кеше сөйләшә, аннары инглиз телендә - 478 млн., һинд телендә - 437 млн., испанча - 392 млн., гарәпчә - 225 млн., португалча - 184 млн., француз телендә - 125 млн. кеше, рус телендә - 284 млн. һ.б. Ә татарлар? Узган ел азагында Бөтендөнья татар конгрессының ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышында, безнең халык Россиядә сан ягыннан икенче урында тора, дип тәкрарлыйбыз, ләкин 90 процентыбыз татар телендә укый-яза белми – дөнья критерийлары буенча наданлык дип атала бу, дигән иде эшчәнлеген республикабызның мәгариф системасына багышлаган, хәзерге вакытта Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Милли мәгариф теориясе һәм тарихы үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре булып эшләүче Марат Вазыйх улы Лотфуллин. Туган телебезне өйрәнү һәркемнең намус эше, вазифасы булырга тиеш.

(Аерым фотосурәтләрдә өстән - аска: Эльмира Шәрифуллина, Әлфия Йосыпова, Рәис Төхфәтуллин, Гөлшат Галиуллина).