Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар хатын-кызлары арасында «Ханым-бикә» төбәкара конкурс игълан ителде
Катнашучыларга татар телен, татар гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, тарихын, татар халкының мәдәниятен белү мөһим.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татар халык мәдәнияте һәм тарихына игътибарны арттыру максатыннан, татар хатын-кызлары арасында «Ханым-бикә 2022» дип аталган төбәкара конкурс игълан ителә.
«Ханым-бикә 2022» конкурсы «Татар мәдәнияте. Киләчәккә караш» V ачык төбәк татар форумы кысаларында уздырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты яза.
Конкурста татар хатын-кызының иң матур сыйфатларын ачу: заман шартларында әни, хатын, апа, дус һәм башка рольләрне күрсәтү мөһим, ди оештыручылар.
Катнашучыларга татар телен, татар гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, тарихын, татар халкының мәдәниятен белү мөһим.
Фестиваль II этапта уза. Сайлап алу туры 2022 елның 24 гыйнварына кадәр бара.
Конкурсны Киров өлкәсе татар конгрессы, Вятка Аланы шәһәре администрациясе оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз