news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә «Татар кызы — 2020» конкурсы узачак

20 мартта «Татар кызы — 2020. Нәни асылташ» конкурсында матурлыкта, милли гореф-гадәтләрне, телне белүче алты нәни гүзәл катнашачак.

Удмуртиядә «Татар кызы — 2020» конкурсы узачак
yanarysh.ru

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). 20 мартта Ижевск шәһәренең филармония бинасында Удмуртия татар яшьләре көтеп алган чараларның берсе — «Татар кызы — 2020» узачак. Быел матурлык конкурсы тугызынчы тапкыр үткәрелә. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Шушы елларда конкурста сиксәннән артык кыз финалда катнашкан, йөзләгән анкеталар каралган. Кайчандыр бер төркем актив яшьләр — «Иман» татар яшьләре берлеге әгъзалары куркып кына башлаган «Татар кызы» конкурсы — бүген республикакүләм зур дәрәҗәгә ия булган заманча милли конкурс.

Оештыручыларның тырышлыгы юкка түгел. 2018 елда республикакүләм конкурста җиңү яулаган Диләрә Гыйльметдинова Казанда узган Халыкара «Татар кызы» бәйгесендә беренчелекне алганнан соң, эстафета Удмуртиягә күчкән иде.

2019 елның 27 сентябрендә бәйгенең финалы Ижевскида Опера һәм балет театры бинасында зурлап уздырылды. Алга таба да конкурсның дәрәҗәсе артачагына шик юк. Быел узачак республикакүләм «Татар кызы»ндагы үзгәрешләр дә шуңа ишарәли.

20 мартта «Татар кызы — 2020. Нәни асылташ» конкурсында матурлыкта, милли гореф-гадәтләрне, телне белүче алты нәни гүзәл катнашачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100