news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азәрбайҗанда Салих Сәйдәшевне искә алу кичәсе булды

Кичәдә «Туган тел» җәмгыяте рәисе Альбина Гыйматдинова композиторның тәрҗемәи хәле турында әзерләгән видеоблок күрсәтелде.

Азәрбайҗанда Салих Сәйдәшевне искә алу кичәсе булды
tatar-congress.org

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Азәрбайҗанның «Туган тел» татар мәдәнияте җәмгыяте мәшһүр татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган чара үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәдә «Туган тел» җәмгыяте рәисе Альбина Гыйматдинова композиторның тәрҗемәи хәле турында әзерләгән видеоблок күрсәтелде.

Салих Сәйдәшев - халык арасында киң таралган күп кенә җырлар («Бибисара», «Өмә җыры» һ.б.) авторы. Әлеге җырларны Әдилә Рахмушина «Туган тел» ансамбленә кушылып башкарды.

Тамашачылар игътибарына шулай ук ике видеоблок («Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек һәм «Советлар Союзы маршы») тәкъдим ителде.

Кичәдә Кыргызстанның «Туган тел» җәмгыяте Президиумы әгъзасы Галия Моратова да катнашты. Ул үз оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды.

Чарага килгән кунаклар татар халкының милли ризыкларыннан да авыз итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100