Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова юбилеен сәхнәдә каршы ала

Бүген аның 65 яшьлеге уңаеннан “Мәхәббәт чишмәсе” дип исемләнгән бенефис-спектакль тәкъдим ителә
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Химиклар” мәдәният сараенда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисткасы Исламия Мәхмүтованың 65 яшьлек юбилее уңаеннан, “Мәхәббәт чишмәсе” дип исемләнгән бенефис-спектакль тәкъдим итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге сәхнә әсәре Исламия ханым тарафыннан иҗат ителгән һәм сәхнәләштерелгән иде һәм инде ул — берничә ел репертуарны бизәп торган спектакльләрнең берсе.
Исламия Идиятулла кызы Мәхмүтова 1941 елда дөньяга килгән. Иҗат юлын мәшһүр артистка 1963 нче елда Татар дәүләт республика күчмә театрында башлап җибәрә. Аңа Кәшифә Тумашева, Равил Тумашев, Рәфкать Бикчәнтәев, Марсель Сәлимҗанов, Празат Исәнбәт, Рәшит Заһидуллин кебек тәҗрибәле режиссерлар белән эшләргә насыйп була.
Исламия ханым тудырган образлар үзенчәлекле һәм самими булуы белән аерылып тора. Артистканың иҗаты елдан-ел киң колач ала баруын да билгеләп үтәргә кирәк. Романтик һәм трагик рухтагы образлар тудыру белән бергә, ул татар теленә пьесалар тәрҗемә итә, үзе дә яза һәм аларны сәхнәләштерә дә. И.Мәхмүтованың репертуары гаять бай. Алар арасында “Кыр казлары артыннан” (И.Юзиев) спектаклендә — Ясминә, “Хуҗа Насретдин”да (Н.Исәнбәт) — Гөлбану, “Шәмсекамәр”дә (М.Аблиев) — Шәмсекамәр һәм башка бик күп образлар бар.