Түбән Новгород өлкәсендә «Милли көй» халык иҗаты фестивален быел да оештыралар

Проект быел ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсендә «Тамырларга кайту» проекты кысаларында үткәрелә торган «Милли көй» халык иҗаты фестивален быел да оештырырга карар кылганнар. Быелгы бәйге ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләре сайтында хәбәр ителә.

Фестиваль өч этапта узачак. Беренче этапта фестивальнең сайлап алу бәйгесе була. Билгеле шартлар буенча ул дистанцион рәвештә үткәрелә. Оештыру комитеты видеоматериалларны карагач, нәтиҗәләр 2020 елның 5 декабрендә берләшмәнең рәсми битендә https://vk.com/rukop_nn һәм «Нижгар.ру» сайтында урнаштырыла.

Икенче этап - районара сайлап алу бәйгесе. Ул Спас районы Базлово авылы мәдәният йортында онлайн сайлап алу бәйгесен узганнар арасында үткәреләчәк. Өченче этап - иң яхшы солистлар һәм иҗат коллективлары Түбән Новгородтагы Тимер юлчылар мәдәният йортында узачак Гала-концертта чыгыш ясый. 

Бәйгене Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе, «Ак калфак» районара хатын-кызлар оешмасы, Спас районы мәдәният бүлеге оештыра.

Фестивальне гамәлгә куючылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Түбән Новгород өлкәсенең эчке төбәкара һәм муниципаль сәясәт министрлыгы, шулай ук Мәдәни-белем бирү проектлары белән идарә итү төбәк бүлеге, диелә бу хәбәрдә.