Истанбулда Дәрдмәнднең 160 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Тантаналы чараны Мәрмәрә университеты (Истанбул) каршындагы Тюркология институты оештыра.
(Казан, 19 ноября, «Татар-информ»). Төркиянең Истанбул шәһәрендә XX йөз башы меценаты, эшкуар, алтын приискасы хуҗасы, татар шигърияте классигы һәм җәмәгать эшлеклесе Дәрдмәнднең (Закир Рәмиев) тууына 160 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган юбилей тантанасында катнашачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Әлеге чара Истанбулда «Рәмиевләр гаиләсенең Идел-Урал төркиләренең социаль һәм мәдәни тарихында уйнаган роле һәм әһәмияте» дигән темага халыкара симпозиум һәм юбилей концерты кысаларында узачак.Тантаналы чараны Мәрмәрә университеты (Истанбул) каршындагы Тюркология институты оештыра. Бәйрәмгә Уфа, Казан, Мәскәү һәм Хельсинкидан кунаклар чакырылган. Чарада Шакир Рәмиевнең Башкортстанда гомер итүче оныклары Светлана Рәмиева һәм Ираида Мусина да катнаша.