Төмән өлкәсендәге Кырынкүл авылында чик сакчыларына һәйкәл ачканнар

Татар авылында куелган яңартылган монумент граниттан ясалган.

(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ"). 3 ноябрь көнне Төмән өлкәсендәге Кырынкүл авылы янындагы чик сакчылары аллеясында яңартылган һәйкәл ачылган. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

Төмән өлкәсе чик сакчылары хөрмәтенә багышланган тантанага һәйкәлне ясауда зур өлеш, матди ярдәм күрсәткән хөрмәтле кунаклар да килгән.

"Илебез иминлеген саклап шәһит киткәннәр истәлегенә залплар яңгырады, бер минут тын тордылар. Чик саклаучылар аллеясын тагын да тулыландырып калыккан һәйкәл чәчәк бәйләмнәренә күмелде", дип яза Нәсимә Ташбулатова.

Чик сакчыларына беренче һәйкәл 2010 елда кирпечтән салынган булган. Яңартылган монумент исә граниттан ясалган. Анда Төмән өлкәсенең контуры, шулай ук төрле коралланган конфликтларда, Әфганстан һәм Чечня сугышларында һәлак булган 33 исем язылган.

"Һәйкәлне яңартуда матди ярдәм күрсәткән өлкәбез депутатларына, эшмәкәрләргә зур рәхмәт, ярты бәясен ветеран-чик сакчылары үзләре җыйдылар. Хәзерге көндә оешмабызда 1700 кеше исәптә тора", - дип сөйләгән Төмән өлкәсенең ветеран чик сакчылары рәисе Нуртдин Ибраһимов.