Бакуда Татар киносы көннәре узачак

Фестиваль программасына яхшылык, тынычлык һәм гаделлеккә чакыра торган Россия һәм дөнья кинематографының иң яхшы фильмнары сайлап алына.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). 22-24 октябрьдә Бакуда Татар киносы көннәре узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бакудагы Россия мәгълүмати-мәдәният үзәге «Татаркино» белән берлектә Казан халыкара мөселман киносы фильмнарын күрсәтүне оештырачак. Беренче фестиваль 2005 елда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә Россия Мөфтиләр шурасы, РФ Мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы буенча оештырылган иде.

Фестиваль программасына авторның нинди дин тотуына да карамастан яхшылык, тынычлык һәм гаделлеккә чакыра торган Россия һәм дөнья кинематографының иң яхшы фильмнары сайлап алына.

Фильмнар күрсәтер алдыннан «Татаркино» иҗат төркеме белән очрашу узачак.

Фильмнарның расписаниесе:

«Мулла» – 22 октябрь, 19:00, Кино йорты;

«Әпипә» – 23 октябрь, 19:00, YARAT Заманча сәнгать үзәге;

«Хәлимә» – 24 октябрь, 12:00, Бакудагы Рус йорты.

Керү ирекле.