Оренбургта илледән артык кеше татарча диктант язды

Иң яшь катнашучыга 20 яшь тулган, өң өлкәненә – 82 яшь.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Бүген, 19 октябрьдә, Оренбургта яшәүчеләр “Татарча диктант” Бөтендөнья акциясенә кушылдылар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу акциядә “Туган тел” Татар милли-мәдәни автономиясе,  Х.Ямашев исемендәге китапханә, татар телен тирәнтен өйрәнү буенча махсуслашкан 38 нче мәктәп икенче тапкыр катнаша.

Акциядә илледән артык кеше катнашты. Иң яшь катнашучыга 20 яшь тулган, өң өлкәненә – 82 яшь.