420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казан шәһәренең “Татар телендә белем бирүче 27 гимназиясе”ндә дә “Татарча диктант” акциясе узды. Диктантны укыган Россиянең атказанган артисты, диктор Эльмира Хамматова акциядә катнашучылар тел өчен борчыла һәм аны сакларга тели дип белдерде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
Эльмира Хамматова диктантны инде укыганы барлыгын әйтте. “Бер ел элек мине Казан танк училищесына чакырдылар, анда миңа русча укырга туры килде. Шулай ук курсантлар, укытучылар катнашкан иде. Быел татарча укырга да насыйп булды. Мин бу эшне бик яратам, чөнки текстны аңлап, тәфсилләп укыйсың, икенче яктан, тыныш билгеләренә, интонациягә игътибар бирәсең. Ул бик кызыклы эш һәм ул миңа бик ошый”, - ди ул.
“Мин диктор булып озак еллар буе эшләдем, гел текстлар укыдым. Театраль белемем бар: училище бетереп, телевидениегә килгән идем. Хәзер мәдәният институтында сәхнә теле укытучысы булып эшлим, укучыларга сүз сәнгатен, аны аңларга, кагыйдәләрен өйрәнергә ярдәм итәм, тавыш, дикция, гомумән җөмләне аңларга – шуларның барысына да өйрәтәм”, - дип аңлатты диктор.
Эльмира Хамматова үзен диктор буларак барысы да тануын сөйләде. “Мәшһүр 27 гимназиядә төрле татар язучылары, күренекле шәхесләр белән очрашулар булып тора, гимназия бик актив эшли. Менә шундый очрашуларда директор Люция Хөснетдинова миңа кечкенә балаларга нәфис сүз өйрәтүемне сорады, шуннан соң мин монда килеп, буш вакытларымда алар белән шөгыльләнәм. Шунлыктан балалар мине белә”, - диде ул.
Эльмира Хамматова сүзләренчә, татар теле укытучылары әдәбият һәм тел укытканда баланың ничек сөйләвенә, авазлар әйтелешенә, тел культурасына, гадәттә, игътибар бирми. “Алар беренче урынга үзләренең темаларын үтүне генә алга куя. Шундый фикерләрне әйтеп, телнең дөреслегенә, текстны уку кагыйдәләре һ.б. нечкәлекләргә игътибар итәргә чакырам”, - ди диктор.
Татарча диктант акциясендә икенче тапкыр катнашкан, Кытайдан килеп, КФУның татар филологиясендә белем алган Кытай студенты Улагат диктантны иске татар имлясында язуын әйтте. “Быел текстта минем өчен авыр сүзләр күбрәк булды, иске татар теле графикасы миңа якын, “компьютер”, “телефон”, “шпаргалка” кебек сүзләрне язуда бераз кыенлык туды”, - ди ул.