Азәрбайҗанда егермегә якын кеше татарча диктант язды

Татарча диктант язучылар арасында иң өлкәне - Рауза Йосыпова. Аңа 87 яшь.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). 19 октябрьдә Азәрбайҗанда “Татарча диктант” акциясендә 18 кеше катнашты. Аларның 15е өлкән кеше һәм 7 яшьтән 11 яшькәчә өч бала. Диктантны Татарстанның Азәрбайҗандагы даими вәкиллегендә яздылар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарча диктант язучылар арасында иң өлкәне - Рауза Йосыпова. Аңа 87 яшь, иң яшь катнашучы Мурад Абдикеевка 7 яшь.

Диктантны Татарстанның Азәрбайҗандагы даими вәкиллеге хезмәткәре Эльмира Юсифли укыды.

Чарадан соң барлык катнашучылар татар халкынынң татлы милли ризыклары белән чәй эчтеләр.